+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 март 2020, 23:00

13 илдә барлык мәктәпләр дә ябылып беткән

Бөтен дөнья буенча бүген 290,5 миллион укучы мәктәпкә йөрми.

ЮНЕСКО рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, моңа коронавирус таралу сәбәпче булган. Оешма 10 мартта мәгариф министрларының ашыгыч киңәшмәсен үткәрә, анда килеп туган шартларда уку процессының өзлексезлеген тәэмин итү буенча чаралар турында фикер алышачаклар.
Соңгы мәгълүматлар буенча , 22 ил мәктәпләрнең эшен туктаткан яки аларның ябылуы турында игълан иткән, ә 13 илдә мәктәпләр дәүләтнең бөтен территориясендә ябылган. Бүгенге көннән башлап март уртасына кадәр Италиядәге барлык мәктәпләр һәм югары уку йортлары эшен туктаткан.
Моннан ике атна элек коронавирус аркасында бары тик Кытайда гына мәктәпләр ябылган иде.
Моңа бәйле рәвештә ЮНЕСКО дистанцион белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны хуплый һәм моның өчен ачык белем бирү кушымталарын һәм платформаларын кулланырга тәкъдим итә.
Фото:activityedu.ru
Читайте нас: