+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
9 март 2020, 11:45

Бер-берсенә гашыйк ике үсмер Уфага качкан...

Тик юлдагы маҗара бөтен планнарын бозган.

Нижневартовск шәһәрендә яшәүче ике үсмер – 16 яшьлек кыз һәм 17 яшьлек егет Уфага качмакчы булганнар. Әмма аларга билгеләнгән пунктка барып җитәргә насыйп булмый. Бу хакта “Курс дела” басмасы хәбәр итә.
Үсмерләрнең очрашып йөрүен ике яклап та әти-әниләре хупламаган. Шуңа алар качып китәргә план корган. Тик Уфага качарга җыенсалар да, шәһәргә килеп җитәргә өлгерәлми калалар. Поездда очраклы бер кеше белән хәмер эчүләрен күреп, проводник полициягә хәбәр итә.
Хокук сакчылары аларны Чиләбе вокзалында тоткарлап, балигъ булмаган балаларны вакытлыча тоту үзәгенә алып киткәннәр. Балаларны спиртлы эчемлекләр белән сыйлаучыга да “эләгәчәк”. Хәзер аңа балигъ булмаганнар белән спиртлы эчемлекләр кулланган өчен штраф яный.
Фото:sitv.ru
Читайте нас: