+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 март 2020, 16:35

Бакалы укучысы тракторлар җыя

Беренчесен ул 8нче сыйныфта укыганда ук җыйган.

Бакалы районында яшәүче 11нче сыйныф укучысы Артур Овчинников чылбырлы мини-трактор җыя башлаган. Бу инде яшь конструкторның өченче техникасы. Алар йөк ташу, җир эшкәртү һәм урамнарны кардан чистарту өчен тәгаенләнгән. Бу хакта “Башкортстан” телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Артур җыйган техниканы укучы кулы белән корылган дип әйтмәссең дә. Гомумән, “Феникс” мини-тракторы заманча маркалардан калышмый диярлек.
Артур тракторга мотор сатып алуга үз акчаларын сарыф иткән, алар мопед сатудан кергән. Калган детальләрне танышларыннан, металл кабул итү пунктлары аша эзләп тапкан. Нәтиҗәдә, көчле һәм ышанычлы агрегат килеп чыккан.
Бу инде егетнең икенче мини-тракторы. Беренчесе — сынау рәвешендә генә җыелган, әмма аңа сатып алучы шунда ук табылган. Артур үзе сөйләвенчә, аның конструкцияләү белән мавыгуы 4 ел барлыкка килгән. Аңа баштагы мәлләрдә абыйсы һәм бабасы ярдәм иткән. Күп кенә нечкәлекләрне ул гадәти дәреслекләрдән өйрәнгән. Хәзер инде егет двигательне күзен йомып та җыя алачак.
Быел Артур нефть университетына укырга керергә ниятли. Дөрес, сайланган белгечлек конструкцияләү белән бәйле түгел. Тик әти-әнисе баланың мавыгуы аңа тормышта ярдәм итәчәгенә шикләнми.
— Улыбыз максатчан, үз дигәненә ирешә, без аңа киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез, — ди Артурның әтисе Юрий Овчинников.
Фото: bash.news
Читайте нас: