+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 март 2020, 12:45

Маймыллар күзәтү астында булачак...

Мәктәп укучысы робот уйлап тапкан.

Новосибирск шәһәренең 9нчы сыйныф укучысы Дарья Королева кыргый хайваннарны күзәтү өчен робот булдырган. Кызның иҗат җимеше Санкт-Петербургтагы дәрәҗәле фәнни-инженерлык конкурсының судьялар коллегиясе тарафыннан югары бәя алган.
Кыргый хайваннарны күзәтү өчен җайланманы эшләүгә Дарьяның ярты ел вакыты киткән. Аның роботы, урманның аскы өлешендә генә хәрәкәт итүче корылмалардан аермалы буларак, бик күп функцияләргә ия.
"Кайбер хайваннар агачларның өске өлешләрендә яши, җиргә төшми. Алар янына куркытмый гына якын килү мөмкин түгел, диярлек, ә минем робот якын килеп, күзәтә алачак", — ди НДУның физика-математика мәктәбе укучысы Дарья Королева.
Кыз уйлап тапкан робот агачлар буйлап маймыл кебек үрмәли, ботакта эленеп тора ала. Шул ук вакытта ул әйләнә-тирәне операторга видеотрансляцияли. Моннан тыш, аңа хайваннарны танып белү һәм алар турында мәгълүматларны анализлау өчен махсус программа кертелгән. Әлегә ул 7 метр радиуста маймылларны һәм урман мәчеләрен генә "күрә". Башка хайваннар әле аның базасына кертелмәгән. Якын арада укучы һәм аның укытучысы роботны камилләштерергә ниятли.
Фото:bloknot-krasnodar.ru
Читайте нас: