-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 март 2020, 16:30

14 яшьлек кызда коронавирус билгеләре...

Уфада укучыны яңа авыруга шикләнеп дәваханәгә озатканнар.

Уфадагы элиталы гимназиядә укучы 14 яшьлек кызда коронавирус билгеләре ачыклаганнар. Вash.news чыганагы хәбәр итүенчә, укучы күптән түгел Франция буйлап сәяхәттән кайткан. Әмма Уфага кайткач, ул авырый башлый. Кызның температурасы күтәрелә, ютәл барлыкка килә һәм башы авырта.
Табиблар бригадасы махсус саклагыч костюмнар киеп гимназиягә килгән. Аның Европада булуын белгәч, карантинга урнаштырганнар. Кыз үзе барысы да яхшы булыр, дип ышана, тик борчылуын яшерми.
Хәзерге вакытта Франциядә яңа вирус белән авыручы 2300гә якын кеше теркәлгән.
Фото:iz.ru
Читайте нас: