+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 март 2020, 12:40

Башкортстанда укучыларны дистанцион укытуга күчерүләре ихтимал...

Мондый чараларны кертү коронавирус белән бәйле.

Русия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә кирәк булган очракта мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчерергә тәкъдим итә. Мондый чаралар яңа коронавирус таралуны булдырмау белән бәйле, дип хәбәр ителә ведомство сайтында. Укучыларны онлайн-укытуга күчерү мәгариф процессында чагылырга тиеш түгел.
"Безнең масштаблы онлайн-укуга күчү буенча аерым төбәкләрнең тәҗрибәсе бар инде, аны башкаларда да куллану мөһим. Без төбәкләргә кирәкле методик ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу вакытлы чаралар, халыкның сәламәтлеген саклау өчен бик мөһим", - дип ассызыклады мәгариф министры Сергей Кравцов.
Билгеле булуынча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре ата-аналар теләге буенча белем бирү учреждениеләренә ирекле йөрү режимын кертте.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, республика мәктәпләре штат режимында эшли.
13 мартка булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да рәсми рәвештә теркәлмәгән. Участок табиблары күзәтүе астында чит илләрдән кайткан 311 кеше тора. Алар изоляцияләнгән, ягъни 14 көн дәвам иткән карантинга урнаштырылган. Шулай ук Башкортстанда 481 кеше исәптән төшерелгән, аларның берсендә дә коронавирус расланмаган.
Фото:www.meme-arsenal.com
Читайте нас: