Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 март 2020, 15:45

Мәктәпләрдә коронавируска каршы чаралар көчәйтелә

23 марттан укучылар язгы каникулларга китәчәк.

Коронавирус таралуга юл куймас өчен Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 20 мартка кадәр “гомуми белем бирү оешмаларында өстәмә профилактик чаралар үткәрү” белән укыту-тәрбия процессын дәвам итәргә тәкъдим итте.
Ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән “Башинформ” хәбәр итүенчә, сүз белем учакларына укучыларның һәм персоналның тән температурасын үлчәп кертү турында бара. Моннан тыш, биналарны дезинфекцияләү, медицина битлекләрен куллану, кулларны сабын белән юу яки аларны антисептиклар белән эшкәртүне күз уңында тотарга кирәк.
Ашханәне һәм савыт-сабаны дезинфекцияләү, җилләтү һәм зарарсызландыру, биналарны дезинфекция чаралары белән чистарту, һаваны балалар булганда кулланырга рөхсәт ителгән җайланмалар-рециркуляторлар белән зарарсызландыру киңәш ителә.
Мәктәпләргә шулай ук балаларның дәрескә калдыру сәбәпләрен көн саен мониторинглау йөкләнде.
2020 елның 23 мартыннан төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы “уку процессы графигына карамастан, барлык гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен язгы каникуллар оештырырга” тәкъдим итә.
Кичә, дүшәмбе көнне ведомство мәктәпләргә “бу уку атнасы дәвамында да, каникуллар чорында да” Башкортстан һәм Русия чикләреннән коллектив чыгулардан тыелырга тәкъдим итте.
Фото:oblgazeta.ru
Читайте нас: