+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 март 2020, 15:55

Укучылар язгы каникулларга китә

Быел ул коронавируска бәйле озайтылды.

Башкортстанда язгы каникуллар коронавирус аркасында 6 апрельгә кадәр озайтылды. Мондый карарны республика Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан кабул итте.
Республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре каникулларга 23 марттан 30 мартка кадәр китәргә тиеш иде. Ләкин ул яңа вируска бәйле 6 апрельгә кадәр озайтылды.
Республика җитәкчесе төбәк мәгариф министрлыгына педагогик коллективларны дистанцион укыту вариантларына әзерләүне тәэмин итү бурычы куйды. Вузларга һәм урта махсус уку йортларына белем бирү процессын дистанцион режимга күчерү йөкләнде.
“6 апрельдән гомуми белем бирү оешмалары, кирәк булган очракта, дистанцион укыту режимына күчә", — дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Фото:r-19.ru
Читайте нас: