+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 март 2020, 11:30

Балалар дистанцион укытылачак

Коронавирус таралуны булдырмау максатыннан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чикләүләр кертелә.

Башкортстанның барлык мәктәпләре, 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк язгы каникуллардан соң, дистанцион укытуга күчәчәк. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте. Укучылар ял иткән арада укытучылар электрон җиһазлардан файдалану буенча белемнәрен камилләштерү курслары узачак.
“Ата-аналары һәм законлы вәкилләре баланы өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган укучылар өчен мәктәпләрдә 15 кешедән торган махсус төркемнәр оештырылачак", — дип ачыклык кертте төбәкнең мәгариф министры.
Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, мәктәп укучылары программа буенча артта калмаячак, шуңа күрә программаны җәйгә озайтырга беркем дә җыенмый.
Республикада балалар бакчалары карантинга ябылмый. Әмма ата-аналар өчен чикләүләр кертелә: озатып килүчеләрне мәктәпкәчә белем бирү бинасына кертмәячәкләр, баланы ишектән керү белән тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук һәр сабыйның температурасын тикшерәчәкләр. Балалар бакчалары биналарын көн саен дезинфекцияләячәкләр.
Моннан тыш, министрлыкта җәйге лагерьларның балаларны кабул итәргә әзерләнүен белдерделәр, гаризалар кабул ителә.
19 марттан Мәгариф һәм фән министрлыгының коронавирус инфекциясе ситуациясен ачыклау өчен +7 (347) 292-11-52 телефоны буенча "кайнар линия"се эшли башлаячак. Ул эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото:saratov24.tv
Читайте нас: