Республика мәктәпләрендә дистанцион укыту 2 апрельдән башлана. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
“23 марттан 1 апрельгә кадәр мәктәпләрдә каникуллар була. 2 апрельдән мәктәпләр дистанцион укытуга күчә. 1 апрельгә кадәр республиканың барлык гомуми белем бирү оешмалары дистанцион укытуга күчүгә йөз процент әзер булырга тиеш", — дип билгеләп үтте министр.
Ул ачыклап узганча, федераль Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча дәресләр 30 минутка кадәр кыскартылачак.
24 марттан 1 апрельгә кадәр педагогларны дистанцион укыту нигезләренә өйрәтәчәкләр. Дистанцион укытуга күчү буенча "кайнар линия" эшли, телефоны: +7 (347) 292-11-52.