+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 март 2020, 14:35

“Әти-әниләре өйдә булганда, аралашып калсыннар”

Башкортстанда язгы каникуллар озайтылды.

Башкортстанда укучыларның каникуллары 23 марттан 5 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта бүген төбәк Хөкүмәтендә коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында билгеле булды.
“Без 2 апрельдән белем бирү процессын оештыруның дистанцион режимына күчүне планлаштырган идек, ләкин кичә Русия Президенты мөрәҗәгатеннән соң, без каникулларны озайтабыз", —диде Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, үз чиратында, мондый үзгәрешләрнең республика гаиләләре файдасына барачагын билгеләп үтте.
“Балалар вакытны бушка уздырмасын өчен без аларны укуга җәлеп итәргә теләгән идек. Ләкин хәзер әти-әниләре өйдә булганда, аралашып калсыннар. Шуңа күрә без укулар башлануны 6 нчы апрельгә күчерәбез", — диде Радий Хәбиров.
Фото:tverlife.ru
Читайте нас: