-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 март 2020, 18:15

Укы елы вакытыннан алда тәмамлана, диләр...

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы уңайдан рәсми җавап бирде.

Социаль челтәрләрдә быел уку елы вакытыннан алда тәмамлана, дигән хәбәр таралды. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы уңайдан рәсми җавап бирде. Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, мәгълүмат ялган, мондый карар кабул ителмәгән.
Министрлык, шулай ук, дөрес мәгълүмат бары тик рәсми чыганакларда гына булуын ассызыклый.
"Мәгарифкә кагылышлы барлык сораулар барыннан да элек — министрлыкның рәсми сайтында — edu.gov.ru. сайтның төп битендә бирелә. Эпидемиологик хәл шартларында төбәкләрдә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр даими яңартылып торган бүлек эшли.
Барлык мәгълүмат онлайн режимда басыла, шулай ук министрлыкның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлары аша һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратыла.
Фото:pokrovsk.news
Читайте нас: