Беренче дәресне иртәнге сәгать 10:00да республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрәчәк, алга таба укытуны мәктәпләр билгеләнгән дәресләр тәртибе буенча алып барачак.
“Ике атна дәвамында республиканың барлык укытучылары теоретик һәм гамәли укулар үтте. 1147 педагогның хәзерге вакытта Интернетка тоташу мөмкинлеге юк, 34 мең укытучының бу өлеше генә мәктәпкә килеп, балалар белән эшләячәк”, — дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Республика Башлыгы интернет-провайдерларның бу мәсьәләләрне хәл итә башларга тиешлеген белдерде. Шул ук вакытта дистанцион укытуда барлык педагогларны да җәлеп итү мәҗбүри түгеллеген ассызыклады.
"Укытучыларның төп өлеше эшли башлый. Мөмкинлек булмаган урында, тотынмагыз. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы үткәч, аларны да тоташтырачакбыз", — диде Радий Хәбиров.