+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
2 апрель 2020, 16:48

Дистанцион дәрес ничек үтәчәк?

6 апрельдән республиканың барлык мәктәпләре дистанцион укытуга күчә.

Бу хакта бүген брифинг вакытында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үтүенчә, дистанцион укытуның дүрт формасы тәкъдим ителә.
  1. Мәктәптә. Әти-әниләре эштә булган балалар өчен мәктәпләрдә дежур төркемнәр эшләячәк. Андый белем учакларының саны бик аз булачак. Төркемнәрдә балаларның саны 15тән дә артмаячак.
  2. Онлайн-режимда. Республиканың күпчелек укучылары дүшәмбедән онлайн-режимда белем алачак. Бу вариант өендә компьютер, ноутбук, планшет яисә гаджетлары булган (алар Интернетка тоташкан булырга тиеш) балаларга кагыла.
  3. Интернет кейс. Әлеге форма Интернет тиешенчә эшләмәгән яисә онлайн-дәресләргә кушыла алмаган очракта кулланыла. Укучыга биремнәр электрон почтага җибәреләчәк.
  4. Кәгазь кейслар. Балаларга биремнәрне мәктәп автобусында дежур укытучы атнасына өч тапкыр таратып чыгачак.
  5. Дәресләр көн саен иртәнге сәгать 10да башлана һәм 30ар минут барачак. Дәресләр тәртибе үзгәрешсез кала.
    Фото:belnovosti.ru
    Читайте нас: