+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 апрель 2020, 15:05

Физкультура дәресләре күгәрек каплаган залда үткән...

Тик җитәкчелек аны төзекләндерергә ашыгып бармаган шул.

Башкортстанның Салават шәһәре прокуратурасы урындагы җитәкчеләргә 22нче мәктәпнең спорт залын ремонтлауны суд тәртибендә йөкләде. Республика прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, спорт залы балалар белән дәресләр үткәрү өчен яраксыз булган. Аның диварларын күгәрек каплаган, вентиляция системасы эшләмәгән, ә һава температурасы, шул исәптән киенү бүлмәләрендә, нормадан шактый түбән булган.
Зал яраксыз хәлгә килүгә карамастан, муниципалитет аны ремонтларга ашыкмаган. Шуңа күрә хәзер шәһәр прокуратурасы суд тәртибендә шәһәр администрациясеннән аны капиталь ремонтлауны таләп итә.
“Күзәтчелек ведомствосы таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Суд карарын үтәү шәһәр прокуратурасы контролендә тора", - дип хәбәр итә төбәк күзәтчелек ведомствосы.
Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас: