-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 апрель 2020, 17:45

Иртәгә онлайн-дәресләр башлана

Алар ничек, күпме вакыт үтәчәк? Тәнәфесләр буламы?

Иртәгә, 6 апрельдә, республиканың барлык мәктәпләрендә иртәнге сәгать 10да дистанцон укыту башлана. Беренче дәрес республика Башлыгы Радий Хәбиров белән онлайн форматта үтәчәк. Бу хакта бүген чираттагы брифинг вакытында төбәк мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.
Онлайн-дәрес БСТ, Россия 24, Башкортстан 24, Вся Уфа, UTV телеканалларында трансляцияләнәчәк. Онлайн-дәресне телевизордан да, Интернеттан да, әлеге телеканалларның рәсми сайтларында да карарга мөмкин.
Айбулат Хаҗин ассызыклавынча, дәресләрнең озынлыгы 30 минут тәшкил итәчәк. Икенче дәрестән соң укучыларны 20 минутлык тәнәфес көтә. Ул балалар ашап өлгерү өчен бирелә.
Башлангыч сыйныф укучылары көненә - дүрт дәрестән, төп звено - алты дәрескә кадәр, югары сыйныф укучылары көненә җиде дәрестән дә артык укымаячак.
"Онлайн-дәресне, Башкортстан телеканалларында трансляцияләгәннән соң, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Youtube каналында да карап булачак. Алдагы көннәрдә дәресләр шулай ук медиа шәхесләр белән онлайн-дәрестән башланачак. Алар - танылган кешеләр, спортчылар, мәдәният эшлеклеләре, сәяси эшлеклеләр. Трансляция тәртибе шундый ук булачак”, - дип ачыклык кертте ведомство җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 6 апрельдән старт алачак дистанцион укыту республикада, ким дигәндә, ике атна дәвам итәчәк.
Фото:qostanay.tv
Читайте нас: