Коронавирус буенча пандемия аркасында республика укучылары өчен бүген беренче тапкыр дистанцион дәресләр оештырылды. Республиканың 450 мең укучысы Интернетка керде, әмма система берьюлы бу кадәр йөкләнешне күтәрә алмады. Нәтиҗәдә, укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да каршылыклар алдында калды.
"150 мең бала, 9 меңгә якын укытучы, 14 муниципалитет 12.00дән 13.00гә кадәр системада эшләде. Без Русиянең санлы белем бирү платформаларының ничек эшләвен карадык. Илнең бик күп мәктәпләре кулланган “Русия электрон мәктәбе” порталы да тест узганда “туктады”. Бүген әлеге хәл кабатланды, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Башка төбәкләрдә дә шундый ук проблема. Учи.ру, ЯКласс, Яндекс.Учебник кебек актив кулланылган платформалар да “туктап” калды".
Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, әлеге җитешсезлекләр белән бәйле рәвештә, инде кичә үк укытучыларга дистанцион укытуның икенче вариантына — электрон кейсларга күчәргә кушылган. Бу очракта укытучы укучылар белән электрон журнал, электрон почта, яки мессенджерлар аша аралаша.