“Бүген безнең республикада 450 меңнән артык малай һәм кыз каникуллардан соң беренче дәресне үз сыйныфларында түгел, ә дистанцион рәвештә уздырачак. Бу безнең өчен беренче шундый кызыклы, әмма катлаулы хәл. Без сезнең өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыштык, — диде Радий Хәбиров. – Бүген барысы да сезнең үзегездән тора. Сезнең киләчәгегез ни дәрәҗәдә яхшы, тәртипле укуыгызга, белем алырга тырышуыгызга бәйле. Бүген — кеше булып калып, якыннарына һәм туганнарына ярдәм итеп, үз батырлыгыңны күрсәтергә мөмкин булган геройлар вакыты. Мин күп еллардан соң, үзегезнең балаларыгызга чын кешеләр булуыгыз турында горурланып сөйли алуыгызны теләр идем".