+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 апрель 2020, 14:15

Телевизор аша дәрес карыйбызмы?

"БСТ", "Башкортстан 24", "Вся Уфа", "ЮТВ" телеканалларында беренче сыйныфлар өчен махсус дәресләр күрсәтеләчәк.

Бүген, 6 апрельдән, "БСТ", "Башкортстан 24", "Вся Уфа", "ЮТВ" телеканалларында беренче сыйныф укучылары өчен теледәресләр башлана. Алар көн саен уздырылачак.
Телевизион дәресләр әдәби уку, урыс теле, математика, әйләнә-тирә дөнья, ИЗО, технология, музыка фәннәреннән үткәреләчәк. Беренче сыйныф укучылары өчен теледәресләр трансляциясе, танылган шәхес белән “Ачык дәрес” үткәннән соң, көн саен оештырылачак.
Билгеле булуынча, "Беренче сыйныф укучылары өчен теледәресләр" проекты, беренче чиратта, теге яки бу сәбәпләр аркасында онлайн-режимда шөгыльләнә алмаучы беренче сыйныф укучыларына исәпләнгән.
Фото:aif.ru
Читайте нас: