+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 апрель 2020, 19:45

Балаларга азык-төлек җыелмасы таратыла

Нинди ризыклар һәм ул кемнәргә тиеш?

Башкортстанда дистанцион укыту вакытында укучыларга азык-төлек җыелмасы тараталар. Нинди ризыклар тараталар һәм ул кемнәргә бирелергә тиеш? Бу хакта бүген коронавирус буенча брифинг барышында Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Алексей Гусев сөйләде.
"Безнең түләүсез туклану хокукына ия булган ике категория гражданнарыбыз бар. Алар - көненә 45 сум исәбеннән тукланучы аз керемле күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм көненә 100 сум исәбеннән тукланучы инвалид балалар. Көн саен 45 һәм 100 сум бирү уңайлы түгел, шуңа күрә азык-төлек җыелмасын атнага бер тапкыр бирергә тәкъдим ителде. Безнең тарафтан җыелмага 13 төрле азык-төлек продуктлары тәкъдим ителде. Төп игътибар тиз бозылмый торган ризыкларга бирелде", - дип аңлатты Алексей Гусев.
Азык-төлек җыелмасына макарон, карабодай, шоколад, печенье, сут, консервалар һәм башка ризыклар кергән. Аларны мәктәптән атнасына бер тапкыр килеп алырга кирәк. Мәктәпләрдә азык-төлек җыелмасын бирү үзизоляция режимын бозуга керми.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: