Дуслар, сез фотода күргән кызлар һәм малайлар, әниләре, кече туганнары белән бергәләп, китап укый, аның эчтәлеге, геройлары турында сөйләшә. Бүздәк районының 1нче мәктәбендә укучы бу яшь дусларыбыз “Баланы китап белән кочабыз!” дигән төбәк акциясендә катнаша. Китап укучыларны арттыру максатыннан оештырылган чара Хәтер һәм Дан елына, шулай ук Башкорт теле елына багышланды.
— Китап укырга өндәүче акциягә безнең безнең укучылар дәррәү кушылды. Алар, язгы каникуллар алдыннан, китапханәдән кулларына 3-4әр китап алды. Балалар халык әкиятләрен, балалар әдипләренең хикәяләрен, Башкортстан язучылары әсәрләрен аеруча яратып укый. Шушы акция аларда китап укуга булган кызыксынуны тагын да арттырып җибәрде, — ди белем учагының педагог-китапханәчесе Нәфисә Зиләева.
“Күп укысаң, күп белерсең”, дигән борынгылар. Бүздәкнең 1нче мәктәбе укучылары да гаджетларны, телефоннарны читкә куеп, һәр көнне кулга китап алу белемне арттыруын яхшы аңлый.