+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 апрель 2020, 18:40

Укытучыны елатканнар...

Балалар сыйныф җитәкчесенә искиткеч флешмоб әзерләгән.

Мәскәү өлкәсенең Подольск курсантлары исемендәге 18нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары оештырган флешмобтан укытучының күзләренә яшь тулган. Бу хакта “360”телеканалы хәбәр итә.
Онлайн-дәрес башланыр алдыннан балалар “Ирина Михайловна, Сез — иң шәбе!” дигән язулы футболкалар кигән. Балаларның бер өлеше шундый ук язу белән плакатлар әзерләгән һәм онлайн-дәрес башланыр алдыннан бу сүзләрне бергәләп әйткәннәр.
— Мин сезне күрүемә бик шат! Мин сезне бик яратам һәм сагынам. Минем акыллыларым! — дип шатлык яшьләрен тыя алмаган укытучы.
Укучылар да педагогка аны бик сагынулары турында сөйләгән.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: