+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 апрель 2020, 16:05

Картәнием белән икебез дә милли киемдә!

Милли костюмнар көненә Кушнаренко гимназиясе укучылары да кушылды.

Бүген республика мәктәпләре Башкортстан халыклары милли костюмнары көне уңаеннан, онлайн бәйрәм чараларында, флешмобларда катнаша. Милли костюмнар көненә Кушнаренко гимназиясе укучылары да кушылды.
Сезгә тәкъдим иткән фоторәсемдә Сәидә Шакированың картәнисе —Шакирова Лүзә Гаяз кызы сурәтләнгән . Фотосурәт 1962 елда төшерелгән. Бик матур милли киемдә картәниебез Кушнаренко халык театрында Кәрим Тинчуринның "Асылъяр"спектаклендә уйнаган. Ә икенче фотода аның оныгы — Кушнаренко гимназиясенең 3б сыйныф укучысы Шакирова Сәидә. Талантлы кыз заманча татар костюмында район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясый.
Читайте нас: