+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 апрель 2020, 13:15

Курчаклар да милли киемдә!

65нче Татар гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары милли костюмнар көне уңаеннан бик матур кул эшләре башкарган.

Республика халыкларының милли костюмнары көненә 65нче Татар гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары да дәррәү кушылды. Сыйныф җитәкчеләре Айгөл Марат кызы Мөхлисова укучыларга “Без — Русия халыклары гаиләсе" дигән темага онлайн дәрес үткәрде.
“Балалар республикада яшәүче халыклар, аларның милли киемнәре, алардагы элементлар, һәр халыкка хас булган үзенчәлекләр белән танышты. Республикада яшәүче халыкларның үз мәдәниятен саклавын, Ватанын яратуын аңлады”, — ди Айгөл Марат кызы.
Ә соңыннан кызлар һәм малайлар курчаклар ясап, аларны милли киемнәргә киендерде. Афәрин, дуслар!
Айгөл Мөхлисова фотолары.
Читайте нас: