“Безнең гимназия укытучылары сыйныф сәгатьләрен, туган тел дәресләрен “Милли халык киемнәре”, “Татар халкының милли киеме” дигән темаларга багышлады. Укучыларыбыз онлайн форматта оештырылган дәресләрдә түбәтәй, калфак, читек, чулпы турында үз белемнәрен арттырды, яңа мәгълүмат алды. Шунысы сөенечле, укучылар халкыбызның милли киемнәре белән кызыксына, сораулар бирә. Мондый чаралар, дәресләр фәһемле, кызыклы, тәрбияви”, — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Рәис кызы Фаткуллина.