+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 апрель 2020, 11:30

“ВПР” көзгә күчерелде

Быел Бөтенрусия тикшерү эшләрен алты миллионнан артык укучы язарга тиеш иде.

Бөтенрусия тикшерү эшләре көзгә, киләсе уку елы башына күчерелде. Мондый карарны Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 17 апрельдә кабул итте.
Бөтенрусия тикшерү эшләрен 4-8нче, шулай ук 10 һәм 11 нче сыйныфларда белем алучы алты миллионнан артык укучы язарга тиеш иде. 10-11нче сыйныфларда тикшерү эшләре, мәктәпләр дистанцион укыту режимына күчкәнче үк, март аенда узды.
4-8нче сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре агымдагы уку елы тәмамланганчы үткәрелмәячәк. Алар сентябрь-октябрь айларында узар дип планлаштырыла.
Фото:informatio.ru
Читайте нас: