+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 апрель 2020, 20:00

Балаларны укытырга ярдәм итик!

Республикада мохтаҗ укучыларны компьютер, ноутбук, гаджетлар белән тәэмин итү программасы дәвам итә.

Бүген, 22 апрельдә, “Өйдә укырга ярдәм ит” программасы кысаларында Уфа шәһәренең күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрендә яшәүче мәктәп укучыларына дистанцион уку өчен электрон җайланмалар таратылды. Волонтерлар һәм шәһәр хакимияте вәкилләре балаларга 23 гаджет тапшырды.
“Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 10 меңгә якын укучы компьютерларга мохтаҗ. Беренче чиратта, чыгарылыш сыйныфларында белем алучыларны тәэмин итәчәкбез. Барлык техника алдан тикшерелгән һәм куллануга әзер”, — диде “Бердәм Русия”нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Аеткулова.
Җыелган техника арасында — яңасы да, куллануда булганы да бар, әмма барысы төзек. Гаджетларны төрле дәрәҗәдәге депутатлар, югары уку йортлары, эшкуарлар, шәһәр оешмалары тапшырган. Мәсәлән, Уфа шәһәр советы депутаты Айдар Зөбәеров җыю пунктына 10 компьютер китергән. Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова яңа планшетлар сатып алып, укучылар кулына үзе үк илтеп тапшырган.
Уфада техниканы җыю ике адрес буенча башкарылачак: Достоевский урамы, 73 (тел. 276-12-90) һәм Коммунистик урамы, 39 (тел. 298-04-62), шулай ук барлык район һәм шәһәрләрдәге “Наша забота" волонтерлык үзәкләрендә кабул итү пунктлары эшли. Түләүсез техникага мохтаҗлар исемлеген район һәм шәһәр мәгариф идарәләре формалаштыра, җыелган техника да шунда озатылачак”, — ди Эльвира Аеткулова.
Фото:spb.mk.ru
Читайте нас: