+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 апрель 2020, 19:25

Диктантны өйдән дә язып була

25 апрельдә "Башкорт теле буенча халыкара диктант-2020" акциясе узачак.

Ул беренче тапкыр онлайн-форматта оештырыла. Катнашу өчен акциянең сайтында алдан теркәлергә кирәк.
25 апрельдә сәгать 11.00 дә (Уфа вакыты буенча) “БСТ" телеканалында, “ВКонтакте”, Instagram социаль челтәрләрендә, YouTube видеохостингында диктант текстын уку турыдан-туры трансляцияләнә башлаячак:
— 11.00 дән 11.25 кә кадәр — башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
— 11.30-11.55 — башкорт телен яхшы белүчеләр өчен;
— 12.00 дән 12.20 гә кадәр — башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
"Диктант-2020" темасы һәм тексты оештыручылар тарафыннан билгеләнә. Диктантларның текстлары башкорт теле һәм әдәбияты галим-филологлары һәм укытучылары тарафыннан өч вариантта әзерләнәчәк. Диктантларны башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче катнашучылар өчен — мультиинструменталист, шоумен Заһир Зәйнетдинов, башкорт телен яхшы белүчеләр өчен — телевидение алып баручысы Флюра Мурзина, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктант язарга теләүчеләр өчен язучы-сатирик, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче Марсель Сәлимов укыячак.
Акциянең һәр катнашучысына өйдә диктант язу мөмкинлеге бирелә. Диктант язылган битне фотога төшерергә (сканерларга) һәм акция сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк булачак.
Мондый мөмкинлек булмаганда, [email protected] электрон почтага яки мессенджер WhatsApp +7 (927) 950-02-66 номерына җибәрергә мөмкин. Эшләр 2020 елның 26 апреленә 23.59 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Барлык катнашучыларга акция сайтының шәхси кабинетларына яки электрон почта аша электрон сертификатлар җибәреләчәк. Нәтиҗәләр 30 көн дәвамында акциянең сайтында урнаштырылачак.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: