-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
23 апрель 2020, 12:25

Эшкә өйрәнеп үсәбез!

84нче Татар гимназиясенең 2 В сыйныфы укучылары дистанцион уку вакытын бик файдалы үткәрә.

Исәнмесез, “Әллүки” журналын укучы балалар, әти-әниләр, картәти-картәниләр! Сезгә үзем укыткан сыйныфтагы матур бер традиция турында язып үтәсем килә. Кыш айларында укучыларымның һәркайсына өчәр фасоль орлыгы өләшеп чыктым. Алар бу орлыкларны өйләренә алып кайтып, һәркайсы утыртты. Кайсыныкы үсеп китте, кемнекедер чыкмады. Әнә шулай балалар тәрәзә төбендә беренче тәҗрибә үткәрде.
Яз айларында балаларга янә өчәр орлык таратып чыктым. Бу юлы беренче уңыш алучыларым күпкә артты. Алай гына да түгел, укучыларым үзләре яшелчә, чәчәк үсентеләре үстерә башлады. Моны алардан көн саен килгән фотолардан да күреп була. Карина Кашапова белән Алмаз Шәмсунов тырышып фасоль үстерә. Полина Первушинаның борыч, томат, чәчәк үсентеләре гөрләп үсеп утыра. Глеб Фокин гаиләсен яшел тәмләткечләр белән сыйлый. Арина Федорова белән Манижа Кәюмованың да үсентеләре яхшы уңыш бирергә охшаган.
Менә шулай үзизоляция вакытында укучыларым кызыклы шөгыль белән мәшгуль. Ә иң сөендергәне — эшкә өйрәнеп үсәләр!
Айгөл Рәшит кызы Ахунова,
башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Автор фотолары.
Читайте нас: