Уфа шәһәренең 1нче Татар якшәмбе мәктәбендә дистанцион укыту төрле чаралар, онлайн-очрашулар белән кызыклы үтә. Шушы көннәрдә безнең укучылар “Кечкенә журналист” онлайн-дәресендә Татарстанның талантлы кызы, “Голос Дети” тамашасында катнашып, икенче сезоның финалисты булган Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән очрашты. Дәрес “интервью” формасында узды һәм анда укучылар гына түгел, әти-әниләр дә катнашты.
Сәйдә безне үзе белән якыннан таныштырды. Ул сәләтле, моңлы тавышлы булуы белән бергә, ачык, ягымлы кыз. Татарча да, урысча да, инглизчә дә җырлый. Онлайн-дәрестәдә яшь җырчыбыз “Әллүки” җырын башкарып үтте.
Укучылар Сәйдә Мөхәммәтҗанова турында күп яңалыклар белде, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Очрашу балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә бик кызыклы булды.
Без, үз чиратыбызда, танылган шәхесләр белән онлайн-очрашуларны дәвам итәчәкбез.
1нче Татар якшәмбе мәктәбе педагогы.