+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 апрель 2020, 11:30

Барысын да төп башына утырткан

Малай онлайн-дәрестә катнашмау өчен шәп ысул уйлап тапкан.

Австралиядә яшәүче 5 яшьлек Лука исемле малай дистанцион дәрестә катнашмас өчен бер ысул уйлап тапкан. Дәрес барганда ул рәхәтләнеп уйнап утырган. Бу хакта аның әнисе Лора Мазз “Фейсбук" та бүлешкән.
Билгеле булуынча, Австралиядә балалар мәктәптә биш яшьтән укый. Бер көнне, Луканың дәресләре башланыр алдыннан, әнисенең үз эше килеп чыга һәм ул улын педагог биремнәре белән мөстәкыйль шөгыльләнергә калдыра. Күрше бүлмәдә утырган Лора малай аңа сораулар бирә алсын өчен “Фейстайм” ны кабыза.
Лука үзен бик тыныч тотса да, әнисе дәрес барганын ишетеп тора. Лора әледән-әле “Фейстайм” га күз салып тора һәм улының җитди генә тыңлап утыруын күрә. Күпмедер вакыт узгач, ул малайга тәнәфес ясарга куша, әмма тегесе җавап бирми. Шуннан әнисе улын кереп карарга була. Коридорда ук ул малайның күңелле итеп җырлавын ишетә. Бүлмәгә керсә, бала идәнгә уенчыкларын тезеп куйган да рәхәтләнеп уйнап утыра икән.
Лора шунда үзара тоташкан ике планшетны күреп хәйран кала. Баксаң, Лука апасының гаджетын алып, берничә селфи ясый һәм аларны "Фейстайм"га урнаштыра. Әнисе экранга караганда, нәкъ менә шуларны күрә дә инде. Ә малай исә онлайн-дәресне уйнап уздыра.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: