Үзизоляция аркасында авыр хәлдә калучы, стресс кичерүче балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен Русия буенча бушлай кайнар линия эшли башлады. Аны Андрей Мельниченко хәйрия фонды ачты.
Фондта билгеләп үтелгәнчә, үзизоляция һәм карантин чаралары аркасында үсмерләр белән әти-әниләр арасында конфликтлар булырга мөмкин. Психологлар укуда, өйдә, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрдә каршылыклар килеп чыккан очракларда үсмерләргә ярдәм итәргә әзер. Линиягә балалар белән үзләрен ничек дөрес тоту турында киңәшләшү өчен өлкәннәр кешеләр дә шалтырата ала. Психологларга Мәскәү вакыты белән 8дән 16 сәгатькә кадәр шалтыратырга була.