+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 Май 2020, 17:45

Май бәйрәмнәрендә балалар ничек укый?

Бу хакта безнең сайтта укыгыз, дуслар.

Башкортстанда башлангыч сыйныф укучылары (1-4 сыйныфлар) 6 майдан 8 майга кадәр укудан азат ителде. Әлеге карар төбәк җитәкчесенең “Югары әзерлек режимын кертү турында”гы указында теркәлгән.
5-11 сыйныф укучылары программаны дистанцион үзләштерүне дәвам итәчәк, диелә республика Башлыгының 30 апрельдәге указының үзгәртелгән версиясендә.
Искәртеп узабыз, Башкортстанда үзизоляция режимын керткәннән соң, укучылар 6 апрельдән дистанцион укуга күчте. Төбәк җитәкчелеге бу төр дәресләрнең киләсе уку елы башында дәвам итү мөмкинлеген дә билгели.
Фото:m.nsktv.ru
Читайте нас: