“Уку елы, элек хәбәр ителгәнчә, 1-4 сыйныф укучылары өчен – 22 майда, 5-11 сыйныф укучылары өчен – 29 майда тәмамлана", — дип ачыклык керттеләр төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Югары һәм урта һөнәри уку йортларында укулар 1 июльдә тәмамлана. Әмма кайбер белем бирү учреждениеләрендә әлеге дата уку планы аркасында күчәргә мөмкин. Барлык имтиханнарны студентлар дистанцион форматта тапшырачаклар.
"12 майдан эшкә чыга башлаучы ата-аналарның балалары өчен дежур төркемнәрдә урын биреләчәк. Дежур балалар бакчалары, төркемнәр саны ата-аналарның ихтыяҗына һәм сорауларына бәйле рәвештә муниципалитет тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә", - дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Бала дежур төркемгә керсен өчен ата-аналар мәгариф бүлегенә яисә балалар бакчасы җитәкчесенә, баланың сәламәтлеге торышы турында белешмә биреп, гариза язарга тиеш. Белешмәне педиатрдан дистанцион рәвештә алырга мөмкин.