-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 Май 2020, 17:15

“Язгы бал” кайчан үтәчәк?

Быел бәйрәм 23 майда үтәргә тиеш иде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәпне тәмамларга да санаулы гына көннәр калды. Башка елларны имтиханнарга кадәр “Соңгы кыңгырау”, “Язгы бал” кебек матур бәйрәмнәр үтә иде. Республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә 11нче сыйныф укучылары урамнар буйлап тантаналы марш белән үтә, истәлеккә фотога төшә иде. Бу бәйрәмнең иң соклангыч мәле, әлбәттә, мәктәп формасы кигән кызлар һәм егетләрнең вальс әйләнүе була иде. Уфада 2012 елдан бирле уздырылып килгән “Язгы бал”, коронавирус аркасында, башка еллардагы кебек үтмәячәк. Быел бал 23 майда Ленин исемендәге мәйданда үтәргә тиеш иде. һәм хәтта вальсның беренче репетицияләрен дә үткәрделәр. Хәзер бәйрәм концепциясен үзгәрттеләр: ул онлайн-форматка июнь аена күчерелә.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: