-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 Май 2020, 17:15

Алсу җиңүләргә кыю атлый!

Күңеле нечкә, ихтыяры ныклы. Бүздәк районының Каран мәктәбе укучысы Алсу Мансуровага бик тә туры килә бу сүзләр.

Дуслар, таныш булыгыз! Фотодагы мөлаем кыз — Алсу Мансурова. Шигъри күңелле, нәфис сүзгә оста, үзе дә каләм тибрәтүче яшь дустыбыз Бүздәк районының Каран мәктәбендә укый. 5нче сыйныфта “бишле” билгеләренә генә өлгәшә ул. Кечкенәдән әкиятләр, әдәби әсәрләр укырга ярата. Шуңа да ул башлангыч сыйныфлардан ук иҗади бәйгеләрдә теләп катнаша һәм призлы урыннар яулый. Хикәяләр, мәкаләләр язарга ярата. Инглиз телен өйрәнүгә дә сәләте бар аның.
Әлбәттә, Алсуның иҗатка сәләтле булуы гаилә тәрбиясеннән килә. Яшь дустыбызның әнисе Зөлфия Җәмил кызы Каран мәктәбендә балалар күңеленә ана теленә мәхәббәт орлыклары салучы талантлы укытучы. Шунысы сөенечле, Зөлфия һәм Айрат Мансуровларның ике кызлары — Алсу да, Миләүшә дә саф татарча сөйләшә, милли йолаларны, мәдәниятыбызны хөрмәт итәргә өйрәнеп үсә.
Алсуның матур уңышлары турында тулырак “Әллүки”нең май санында укыгыз.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: