Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
20 Май 2020, 18:00

Юл кагыйдәләрен бозма, водитель абый!

Бүген — Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне. Безнең яшь дусларыбыз шушы уңайдан руль артында утыручыларга ачык хат язган.

Ел саен 20 майда Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне билгеләп үтелә. Җәйге каникуллар алдыннан балаларга юлда үз-үзеңне тотуның мөһим кагыйдәләре турында искәртү өчен яхшы сәбәп бу.
Юл хәрәкәте иминлеге көне уңаеннан “Дебют” балалар иҗат йортының "Халык фольклоры" түгәрәгенә йөрүчеләр zoom платформасында онлайн-дәрестә катнашты. Педагоглары Гүзәл Заһитова җитәкчелегендә балалар юл билгеләренең нәрсә аңлатуын, кагыйдәләрне искә төшерде, табышмаклар чиште, транспорт чаралары буенча биремнәр үтәде.
— Кызлар һәм малайлар өчен дәрес файдалы да, кызыклы да үтте. Барысы да сорауларга актив җавап бирде һәм үз белемнәрен күрсәтте. Мондый чаралар укучыларны тормышка әзерләү өчен бик кирәк, — ди Гүзәл Миртимер кызы.
Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучылары исә шушы көн уңаеннан “Водительгә хат” акциясендә катнашты. Балалар онлайн-дәрестә руль артында утыручы абыйларга, апаларга, юл кагыйдәләрен бозмаска чакырып, имин юллар теләп хатлар язды. Ә укытучылары балаларның изге теләкләрен водительләргә тапшырды.
Фото: гимназия сайтыннан.
Читайте нас: