-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 Май 2020, 17:40

Уфада үсмерләр “Газель” урлаган...

Тик маҗара бик күңелсез тәмамланган шул.

Уфа полициясенә пассажир “ГАЗель”ен урлауда шикләнелүчене 15 яшьлек укучыны китергәннәр. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, дүрт үсмер башкаланың Пекин урамында тәрәзәләре ачык микроавтобусны күреп алган. Малайларның берсе салонга тәрәзә аша кергән. Машинада кыйммәтле әйбер тапмагач, алар шәһәр буйлап йөрергә карар кылган. “Газель” руле артына машина йөртә белүче 8нче сыйныф укучысы утырган.
Шәһәр буйлап автобуста йөрү бик күңелсез тәмамланган. Алар йөк машинасына килеп бәрелгән һәм микроавтобусны ташлап, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән.
“Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү үткәргән, аның барышында машина урлауда шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул Уфа мәктәпләренең берсендәге 8 сыйныф укучысы булып чыккан. Бу факт буенча процессуаль карар кабул ителә”, — дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото:bryansknovosti.ru
Читайте нас: