+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 сентябрь 2021, 16:00

Республикада 2 меңгә якын бала карантинда

Бер баланың коронавирус белән авыруы аркасында бөтен сыйныф үзизоляциягә китә.

Республикада 2 меңгә якын бала карантинда
Республикада 2 меңгә якын бала карантинда

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар белән элемтәдә булган 2 меңгә якын бала карантинда. Инфекция йоктырган 99 бала – стационарда, 244 пациент амбулатор дәвалана. Бу хакта бүген, 21 сентябрьдә,  Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында ведомство җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.

“Контакт булган яки мәктәпкәчә белем бирү оешмасында, мәктәптә, сыйныфта бер авыру бала ачыклану сәбәпле, бүгенге көндә 1825 бала карантинда. Бер баланың авыруы аркасында бөтен сыйныф үзизоляциягә китә. Бу миграция тәмамлануга, балалар мәктәпкә, балалар бакчасына килү белән бәйле. Гаилә белән авыручылар саны арта", - диде Максим Забелин.

Министр республика халкын хәвефсезлек һәм саклану чараларын үтәргә, авыру туганнары яки танышлары белән аралашмаска чакырды.

Фото:lenta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: