+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 сентябрь 2021, 14:30

Укучылар коронавирус белән авырый...

Башкортстанда 12 районның аерым мәктәпләрендә дистанцион укыту оештырылачак.

Укучылар коронавирус белән авырый...
Укучылар коронавирус белән авырый...
Төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, читтән торып уку форматы 22-23 сентябрьдән 5, 6, 7, 8, 10нчы сыйныф укучылары өчен Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Гафури, Чишмә, Мишкә, Стәрлебаш һәм Яңавыл районнарында кертелә.

“Әлеге чара балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән әлеге районнарда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының югары күрсәткечләре белән бәйле рәвештә кабул ителде, — дип хәбәр итәләр ведомствода. — Карар, һәр мәктәптә санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар үткәрүне оештыру буенча муниципаль оператив штаб тарафыннан кабул ителә”.

Башкортстанның Мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, дистанцион укыту чорында ташламалы категория балалар өчен азык-төлек җыелмалары биреләчәк.
 
Фото:proural.info
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: