+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 сентябрь 2021, 10:45

Уфа балалары өшеми

Кайбер мәктәпләрдә температураның түбән булуы буенча шикаятьләр килгән. Шәһәр мэриясе бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Уфа балалары өшеми
Уфа балалары өшеми

Башкаланың мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкәсе объектларына җылылык бирү 16 сентябрьдә башланды.

Бүгенге көндә шәһәрнең барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары җылылык белән тәэмин ителде, дип хәбәр итә башкала мэриясе, уфалыларның кайбер мәктәпләрдә температураның түбән булуы буенча мөрәҗәгатьләренә җавап биреп.

“Башкала хакимияте Уфаның иҗтимагый хәвефсезлек үзәге белән берлектә күчмә тикшерүләр оештырды. Шикаятьләр буенча 13 объект тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә аларның һәркайсына вакытында җылылык бирелүе ачыкланды. Шул ук вакытта аларның кайберләрендә һава калуы күзәтелде. Торбаларда калган һаваны чыгарганнан соң, биналар  шунда ук җылынып китте. Бүгенге көндә социаль объектларны җылыту буенча сораулар юк”, - дип сөйләде Уфа шәһәре хакимиятенең шәһәр тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Әскәр Батталов.

 

Фото:sobkor02.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: