+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 сентябрь 2021, 09:15

Уфа мәктәпләре дистанга күчә

Башкаланың 51 мәктәбендә авыручылар саны югары дәрәҗәдә булуы теркәлгән.

Уфа мәктәпләре дистанга күчә
Уфа мәктәпләре дистанга күчә

Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус белән авыручылар күп булу сәбәпле, Уфа укучылары дистанцион укыту режимына күчә.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен ике атнага кертелә.

Бу карар, төбәк буенча “Роспотребнадзор” идарәсе тәкъдиме буенча, коронавирус йогышын кисәтүне һәм таратуны булдырмау буенча шәһәр оператив штабы тарафыннан кабул ителде.

Уфада дистанцион укыту форматына 51 гомуми белем биру оешмасы китәчәк, аларда ОРВИ һәм COVID-19 билгеләре белән авыручыларның саны югары дәрәҗәдә булуы теркәлгән.

Оператив штаб әгъзалары билгеләп үтүенчә, ике атна дәвамында эпидемиологик хәлнең мониторингы үткәреләчәк. Хәл тотрыклыланган очракта, укучылар көндезге уку режимына әйләнеп кайтачак.

 

Фото:oblgazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: