+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 сентябрь 2021, 09:30

Укытучылар телевизион шоуда көч сынашачак

Тапшыру алдагы елда эфирга чыга.

Укытучылар телевизион шоуда көч сынашачак
Укытучылар телевизион шоуда көч сынашачак

Ил Президенты Владимир Путин “Русиянең ел укытучысы” дигән яңа телевизион шоу оештырырга кушты. Документ нигезендә ул 2022 елда эфирга чыгарга тиеш. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Бөтенрусия конкурсы киң мәгълүмати яктырту алырга тиеш, шоуны, кызыклы креатив алымнарны кулланып, һәркем өчен карарга мөмкин булган Гомумрусия каналында трансляцияләргә йөкләтелде. Шул ук вакытта ел саен федераль бюджеттан финанслау каралырга тиеш.

Моннан тыш, Владимир Путин гомуми белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгеләрен үткәрү, педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү алымнарын үзгәртергә кушты. Шул ук вакытта премия алучылар санын арттыруны, җәмәгатьчелекне һәм һөнәри берләшмәләрне конкурслар үткәрүгә һәм мондый премияләр бирүгә җәлеп итүне, шулай ук аларны киң мәгълүмати яктыртуны күздә тотарга кирәк булачак.

Әлеге йөкләмәләрне үтәү өчен Русия Хөкүмәте һәм Русия Федерациясе Дәүләт советының “Мәгариф” юнәлеше буенча комиссиясе җаваплы итеп билгеләнде.

 

Фото:edu.gov.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: