Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 октябрь 2021, 20:15

200әр бала авырган көннәр дә булды...

Республикада 85 мең бала дистанцион рәвештә белем ала.

200әр бала авырган көннәр дә булды...
200әр бала авырган көннәр дә булды...
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин 30 сентябрьдә төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында авыру балалар булган мәктәпләрдә эшләрнең торышы турында хәбәр итте.

"30 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 84 764 бала дистанцион рәвештә белем ала. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә "дистанцион укыту"га күчү шунда ук нәтиҗәләр бирде. Әгәр элек көн саен авыручылар саны 140-160 балага артса, 200әр бала авырган көннәр дә булды, соңгы өч көндә дулкын кими: 26 сентябрьдә — 68 авыручы, 28 сентябрьдә — 34, 29 сентябрьдә 28 бала”, — дип хәбәр итте Айбулат Хаҗин.

Исегезгә төшерәбез, кайбер мәгариф учреждениеләрендә укучыларны ике атнага дистанцион укытуга күчерделәр. Уфада гына да 75 белем бирү оешмасы укучылары вакытлыча шулай укый. Министр сүзләренә караганда, әлегә дистанцион укытуны озайту планлаштырылмый. Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, дистанцион укыту форматы өстәмә белем бирү оешмаларына да кертеләчәк.

“Мәктәп чараларында 200 кеше катнаша ала, дигән планка куелган иде, мин балалар санын 50дән дә арттырмаска тәкъдим итәм. Тематик шимбәләрне шулай ук "дистанциягә" күчерергә тәкъдим итәм, чөнки аларга балалар, ата-аналар, укытучылар килә — барысы да бергә очраша”, — диде министр.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, читтән торып уку форматы 5, 6, 7, 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары өчен ике атнага кертелде. Мондый карар Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе тәкъдимнәренә нигезләнгән. Эпидемиологик хәл тотрыклыланган очракта, укучылар көндезге уку режимына әйләнеп кайтачак.
 
Фото:slotos.ru
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: