+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
4 октябрь 2021, 11:40

Берсе дә ярдәм итмәгән...

Өлкән сыйныф укучылары сигез яшьлек баланың умыртка сөяген сындырганнар.

Берсе дә ярдәм итмәгән...
Берсе дә ярдәм итмәгән...

Новосибирск шәһәрендәге бер мәктәптә өлкән сыйныф укучылары сигез яшьлек баланың умыртка сөяген сындырган. Бу хәл тәнәфес вакытында булган, дип хәбәр итә “Известия” басмасы өлкә буенча Тикшерү комитетына сылтама белән.

"Киңкүләм мәгълүмат чаралары мониторингы барышында  уку йортында өлкән сыйныф укучыларының сигез яшьлек малайга тән җәрәхәтләре ясавы ачыкланды. Бу факт буенча Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең Тимер юл районара тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү оештырылды”, — диелә хәбәрдә.

Хокук органнары мәктәпнең вазыйфалы затларының гамәлләренә бәя бирәчәк һәм булган хәлләрне ачыклаячак.

Зыян күръче укучының әнисе “kp.ru басмасына сөйләвенчә, аның улын 20 минут кыйнаганнар. Малай үзе белән нәрсә булганын башта өйдәгеләргә сөйләмәгән. Соңрак муены, башы авыртуга һәм күңеле болгануын әйткән.

“24 сентябрьдә мине мәктәпкә завуч чакыртты, мин аның сыйныфташларыннан гына улымны мәктәп буйлап куып йөрүләрен белдем. Башка сыймаслык хәлләрне видеокамера язмаларыннан күрдем. Аның стенага бәреп кыйнаганнар, кулларын каерганнар, идәнгә бәргәннәр, чәченнән тартып йөрткәннәр, арт ягына каты итеп типкәннәр һәм оча сөяген имгәткәннәр”, — дип сөйләгән баланың әнисе.

Аның сүзләренә караганда, бу вакытта алар яныннан укытучылар үткән, әмма балага беркем дә ярдәм итмәгән. Дәваханәдә малайның умыртка баганасы сынуы ачыкланган.

 

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: