Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 октябрь 2021, 14:30

Без Сезне яратабыз!

Уфаның 65нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Миртимер кызы Заһитованы һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз!

Без Сезне яратабыз!
Без Сезне яратабыз!

Укытучы... Бу һөнәрдә балаларны яратучы, үзе дә тирән белемле, тәрбияле, киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр генә озак еллар хезмәт итә. Уфаның 65нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Миртимер кызы Заһитова нәкъ шундыйлардан. Ул безне тәрбияле, белемле итүгә зур көч сала. Һәр укучысына гадел, тигез карый. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы, җанлы үтә. Ул талантлы, ачык йөзле, акыллы һәм сабыр укытучы.

Без Гүзәл Миртимер кызына бәхетле озын гомер, сәламәтлек, һөнәри уңышлар телибез. Без Сезне яратабыз!

Иң изге теләкләр белән 4 Б сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре.

Фото сыйныф архивыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: