Безне белем иленә әйдәүче, акыллы, зиһенле, тәрбияле итеп үстерүгә барлык көчен һәм тырышлыгын бирүче укытучыларыбыз!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә зур уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез-чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге читләтеп үтсен.
Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.
Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булырга.
Иң изге теләкләр белән 10нчы сыйныф укучылары.