Сез дөньядагы иң матур сыйфатларны үзегезгә туплаган педагоглар. Киң күңелле дә, гадел дә, сабыр да сез. Һәркайсыбызның күңеленә ачкыч таба беләсез, безнең белән шатланасыз, борчуларга көенәсез, намуслы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтәсез. Сез биргән белемнәр безгә тормышта һәрвакыт алга омтылырга ярдәм итә.
Укучылар күңелендә сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме.
Әгәр аны алдыгызга куйсак,
Булыр иде таулар кадәрле.
Кояшны да бүләк итәр идек,
Кояш биек, ә без кечкенә.
Изге теләктән дә матур бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә.
Иң изге теләкләр белән, Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучылары.