Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 октябрь 2021, 10:25

Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәттегез!

Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Зөлфия Җәмил кызына Мансуровага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Туган телнең матурлыгын тоярга йрәттегез!
Туган телнең матурлыгын тоярга йрәттегез!

Дөньяга матурлык өстәүче, тәрбияләүче, тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.Мин үземнен татар теле һәм әдәбияты укытучым Зөлфия Җәмил кызы Мансуровага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул бик игътибарлы, ягымлы һәм түземле кеше. Аның татар теле дәресләре бик кызыклы үтә. Ул укучыларын татар милләте белән горурланырга, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтә, аңа мәхәббәт тәрбияли, телебезне сакларга кирәклеген төшендерә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала.

Аның укучылары республика, төбәкара һәм район күләмендә үткәрелгән конкурсларда, олимпиадаларда гел призлы урыннар алып торалар. Мин дә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада призёр булдым. Бу барысы да Зөлфия Җәмил кызының тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын онытмыйк.

Безнең өчен тырышуыгызга зур рәхмәт! Сезгә бәхетле, озын гомер, күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек һәм зур уңышлар телим. Без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез! 

  Динара Рамазанова,  

9нчы сыйныф укучысы.  

Бүздәк районы Каран мәктәбе.  

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: