+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 октябрь 2021, 10:30

Укытучыбыздан уңдык!

Безнең балаларыбызга инде дүртенче ел Айгөл Рәшит кызы Ахунова белем һәм тәрбия бирә. Без укытучыбыздан бик уңдык! 

Укытучыбыздан уңдык!
Укытучыбыздан уңдык!

Безнең балаларыбызга инде дүртенче ел Айгөл Рәшит кызы Ахунова белем һәм тәрбия бирә. Без укытучыбыздан бик уңдык! Айгөл Рәшит кызы кызларыбызга һәм улларыбызга төпле белем бирә, аларның сәләтләрен үстерүгә, тәртипле, инсафлы кешеләр итеп тәрбияләүгә зур көч сала. Ул һәркемгә игътибарлы, игелекле, ярдәмчел кеше.

Безнең балалар сыйныф, мәктәп чараларында, шәһәр, республика конкурсларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Бу, әлбәттә, укытучыбыз Айгөл Рәшит кызының тырышлыгы.
Без, әти-әниләр, балаларыбызның шундый искиткеч педагогта укуларына сөенәбез. Укучыларына ныклы белем биргән, күңел җылысын мул өләшкән Айгөл Рәшит кызына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Без Сезне бик яратабыз!

Ихтирам белән 4 В сыйныфы укучыларының әти-әниләре.

Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясе.

Фото: сыйныф архивыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: